название:
автор:
Никадәр авыр булса да, Агым су юлын таба...
автор:
Ришат Тухватуллин
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1437 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
1. Күңелең китек булса да, Булса да тирән яра, Керфегең түбән кадама Аккан суларга кара. Кушымта: Өметләрең өзелгәндә Аккан суларга кара. Никадәр авыр булса да Агым су юлын таба. 2. Булыр инде бу дөньяның Тетрәнеп алган чагы, Дер селкенеп алган чагы, Утларга салган чагы. Кушымта: 3. Дөньялар нинди булса да, Бары чыдарга кала. Сабырлыкларың сыңганда Агым суларга кара. Кушымта: Сабырлыгыңны сындырма Аккан суларга кара. Никадәр авыр булса да Агым су юлын таба. Өметләрең өзелгәндә Аккан суларга кара. Никадәр авыр булса да Агым су юлын таба.
А как ты думаешь, о чем песня "Никадәр авыр булса да, Агым су юлын таба..." ?